Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бөрбаш урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучылары яза

Минем әни, әнием… Бала шигыре... Укырга ничек рәхәт! Ихлас, самими сүзләр бит. Алар аны чын йөрәктән әйтә.

Бу юлларны районыбызның һәр әнисе бәйрәм сәламе дип кабул итсә иде. Чөнки һәрберебезнең дә сабые күңелендә әлеге җылы, матур сүзләр саклана, тик кәгазь битләренә генә язылмаган килеш алар!

Әниемә

Әнием, кояшым син,

Назлы сүзең яраттыра.

Иркәләп үстерәсең син,

Елмаюдан өй яктыра.

Авыр чакта булышасың,

Ни әйтсәм дә, кичерәсең,

Дошманнардан саклыйсың син,

Ышанычны аклыйсың син.

 

 

Минем әни – укытучы

Минем әни – укытучы,

Үз эшен бик ярата.

Менә шигырь яздым әле

Әниемә карата.

Нинди эшкә тотынса да,

Һәр эше тора көлеп.

Үскәч, үзем дә булырмын,

Нәкъ менә әни кебек.

 

Энҗе КОРБАНГАЛИЕВА

Кадерле кешеләр

Җир йөзендә әниләр,

Иң кадерле кешеләр.

Җәннәтне дә әниләрнең

Аяк астында, диләр.

Кулыбыздан килгәнчә,

Кадерлик без аларны.

Авыр сүзләр бер дә әйтмик,

Рәнҗетмик аналарны.

 

Дилшат ГАРИФҖАНОВ

Өебезнең якты нуры

Өйнең нуры минем әнкәй,

Өйнең кояшы бит ул.

Эшне җиренә җиткерә

Шуңа әнкәем бит ул!

Әнием пешергән ризыклар

Телләреңне йотарлык,

Ул теккән һәрбер кием

Күзнең явын алырлык.

 

Мәликә ГАЛӘВЕТДИНОВА

Һәркемнең әнисе әйбәт!

Кемнең әнисе әйбәт?

Минеке ул, әлбәттә,

Өйрәтә мине әни

Матур, күркәм гадәткә.

Әни кеше уңган ул,

Бар эшне дә булдыра,

Аннан мин дә үрнәк алам,

Күп эшләргә өйрәнәм.

Әни кебек булыр өчен,

“4”кә “5”кә укыймын.

Көн дә әнигә булышам,

Әни кебек булырга

Бик тә каты тырышам!

 

Динә МӨХӘРЛӘМОВА

Нур сибелә

Яраткан әниемнең

Исеме була Гөлнара.

Йөзләренә бер карасам,

Күңелләрем шатлана.

Әнием гел көлеп тора,

Йөзе нур сибеп тора.

Ягымлы күзләре белән

Ул миңа карап тора.

 

Ильнара ВИЛЬДАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әниләр көне