Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бөрбаш урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучылары яза

Бөрбаш урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучылары яза

Матур сүзләр, назлы сүзләр
Әни булганга гына
Әнием, син булганга гына
Өебездә җылылык.
Назлы карашыңнан һәрчак
Сибелә нур, яктылык.
Әнием, син булганга гына
Иртән уяну рәхәт.
Назлы сүзең, җылы куеның, -
Барысы өчен зур рәхмәт.
Нияз НУРЕТДИНОВ
Иң бөек сүз
Бөтен-бөтен кешегә дә,
Әни иң кирәк кеше.
Әнисе булганнар җирдә,
Була иң бәхетлесе.
Сабыйларның телләре дә
«Әни» диеп ачыла.
зләре әни булгач та
Әни кирәк аларга.
Әни - җирдә иң бөек сүз,
Ул сүзне белә һәркем.
Әни, диеп, әти, диеп,
Эндәшсен бала һәркөн.
Гүзәл ЛАТЫПОВА
Газиз әнием
Мәрхәмәтле газиз әнием,
Фәрештәдәй изге күңелең.
Җылы назың җитә һәркемгә,
Игелекле синең йөрәгең.
Авырганда гел дә янымда,
Кулларымда тоям җылыңны.
Һәр сүзеңдә - безне кайгырту,
Күңелең гүя - гөлләр болыны!
Сиңа атап шигырь яздым,
Кабул итеп алчы, әнием.
Яратудан сине туймам мин,
Мәңге яшә, әнием, кадерлем!
Алсу МОСТАФИНА
Күктәге йолдыз
Әнием! Гел балкыйсың
Күктәге йолдыз кебек.
Сиңа охшарга тырышам
Уңганлыгыңны күреп.
Өйрәтәсең һәр нәрсәгә
Зур сабырлыклар белән.
Чын күңелдән тәбрик итәм -
Әниләр көне белән!
Алия АБДРАХМАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250