Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бремен музыкантларының җырын 11 телдә, шул исәптән татар телендә дә башкардылар

Җырның татар вариантын Эльмира Кәлимуллина, Сәидә Мөхәммәтҗанова һәм Сәрия Мәрдәнова тәкъдим итте.

Бремен музыкантларының «Ничего на свете лучше нету» җырын Россия халыкларының 11 телендә, шул исәптән татар телендә дә башкардылар. Видео YouTube Russia рәсми каналында урнаштырылган.

Музыкаль клип Google һәм РФА тел белеме институтының "Бергә үзеңчә" («Вместе на своем») проекты өчен төәерелгән. 18 башкаручы балачакның иң яраткан җырларының берсен, башка иҗади кешеләрне туган телләрдәге видеоконтентка илһамландырыру өчен берләшеп башкарырга алынды.

Проект Россиянең мәдәни һәм телләрнең күптөрлелеген ассызыклау һәм туган телдә контент ясаучыларга ярдәм итү өчен булдырылган. Кызганычка каршы, мондый видео гадәттә аз карау җыя. Локаль телләр белән кызыксынуны арттыру максатыннан YouTube та #вместенасвоём хештегы булдырылды.

Проектта татар башкаручылары да катнашты - бу «Голос» проекты финалисты Эльмира Кәлимуллина, «Голос. Балалар» конкурсы җиңүчесе Сәидә Мөхәммәтҗанова һәм «Бергә үзеңчә» конкурсында җиңүче Сәрия Мәрдәнова. Шулай ук удмурт телендәге клипта «Евровидение 2012» йолдызлары Буран әбиләре җырлады.

Клиптан тыш, YouTube Russia каналында Россия халыкларының төрле жанрдагы музыкасы плейлистлары, шулай ук илебез төбәкләренең әкиятләре һәм легендалары турында кызыклы лекцияләр дә бар.

Фото: видеодан скриншот

Чыганак: kazved.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бремен музыкантлары