Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Бөрлегәнем" Гаделне җиңүче иткән

Балтачтан Гадел Нәбиев аккардионда "Бөрлегәнем" көен уйнап Рәсәйкүләм бәйгеләрнең берсендә икенче дәрәҗә дипломга лаек булды.

Балтач музыка мәктәбендә түләүле түгәрәкләр эшли башлагач, һәм ул түгәрәкләргә йөзәрләгән бала тартылгач, бездә булыр инде талантлар дип әйткән ди бер тәнкыйтьче. Мәдәниятне үстерүдә бу сүз урынлы түгел, әлбәттә. Әмма балалар даими укырга гына йөреп калмыйлар, бәйгеләрдә дә катнашырга тырышалар. Бәйге дигәннәренең чыгым чыгарып автобуста-машинада барудан, әти-әнине ияртеп йөрүдән кала, читтән торып дигәне дә бар. Моннан балалар бакчалары да бик уңышлы файдалана. Ягъни чыгышыңны видеога яздыртасың да, конкурска җибәрәсең.
Балтачтан Гадел Нәбиев та (9-12 яшьлекләр арасында) аккардионда "Бөрлегәнем" көен уйнап, шундый Рәсәйкүләм бәйгеләрнең берсендә икенче дәрәҗә дипломга лаек булды. Гадел музыка мәктәбенә сеңлесе Мәликә белән бергә йөри. Мәликә вокал белән җырда да шөгыльләнә, курайга да йөри. "Мәликәне курай түгәрәгенә биргәч, җитәкчесе сездә дә ютәл көчледер инде, күбрәк шундый балаларын бирәләр, дигән иде, - ди әниләре Алия. - Юк, без чынлап торып уйныйсы килү теләге белән килдек дип җавап бирдем. Хәзер, әнә, хәйран остардылар, өйдә берсе курайда, икенчесе баянда көйләр суза. Күңелле."

Гаделгә алга таба да уңышлар телибез, сеңлесе дә аннан калышмас әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250