Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Бөтенләй аздылар!” – Фирдүс Тямаев авыл клубларыннан зарлана

“Күп авылларга яңа клуб ясадылар, клуб түгел, ә спортзал – ни җырлап булмый, ни ишетеп булмый”

2019 елның мартында Татарстанның атказанган атисты Фирдүс Тямаев Казанның УНИКС концертлар залында “Җиде малай идек” исемле яңа программасын тәкъдим итәчәк. Инстаграм битендәге әлеге афиша астында комментарийлар чын бәхәс булып куерып киткән. Сәбәбе менә нидә.

khabibullinaguzali Фирдүс Тямаевка шелтә бердереп: “Шәһәрләрдә концерт куясыз (барлык артистлар да шулай), ә авыл халкы турында уйламыйсызмы? Бөтен кешенең дә утырып чыгып чабарга машинасы юк бит! Ярый әле Рамил Шарапов бар, ел саен авылларда йөреп, куңел күтәреп китә” дип язган.

Кукмара районы Кукшел авылында яшәүче almira_06.11 исемле интернетчы аны хуплап: “Безнен авылда да 200 дән артык кеше сыя клубка, элегрәк киләләр иде Рифаты да, Илсөясе дә, Ринат Рахматуллин да, ИлГәрәйдә – клубта алма төшәр урын булмый иде. Әлфия апа Афзалова да безне, авыл халкын, читләтеп үтми иде. Ничә ел инде авылга бер концерт килгәне юк. Халык клубтан кыргыйлашып бетте инде” дигән.

Тамашачыларына җавап итеп, үз чиратында Фирдүс Тямаев авыл клубларыннан зарлана һәм хәлне болай дип аңлата: “Авылларга да йөрибез, чакыра белергә кирәк. Хәзер авылга барсаң, райондагы кебек 10-15 процент аренда алалар – бөтенләй аздылар. Күп авылларга яңа клуб ясадылар, клуб түгел, ә спортзал – ни җырлап булмый, ни ишетеп булмый”, дигән җырчы.

tatar-today.ru

Фото:  instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фирдүс Тямаев