Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бу Чапшар белән Кили  аерылмаслар инде?!

Сабантуйлары җитә, әрәпәләрне быел тагын бергә җыясыздыр әле?!

Әлеге ике авылның мәдәният-сәнгать өлкәсен әйтүем, мәдәният йорты мөдире дә, китапханәчесе дә  бик  бердәм эшли биредә. Бер генә чараны да калдырырга тыррышмыйлар, уртак казанда  матур гына “кайнап ятмышлары”, шул рәвешчә халыкка мәдәни-агарту эшләре алып баралар. Тукай бәйрәмен дә үзенчәлекле итеп үткәргәннәр. Кили авыл китапханәсендә “Шагыйрь рухы яши күңелләрдә” дигән викторина  узган, Чапшар авылы клубындагы күчмә китапханә Тукайны зурлап шулай ук әдәби чара оештырган.  Актив хәбәрчебез Миләүшә апа   “Зурладык шулай Тукай бабаебызны !” дип күтәренке рухта язып та җибәргән. Афәрин, гел шулай бергә-бергә киңәшләшеп, Бөек шәхесләребезне танытып, дус яшәргә язсын! Сабантуйлары җитә, әрәпәләрне быел тагын бергә җыясыздыр әле?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китапханә