Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бүген Балтачта республикакүләм “Гырон-быдтон” бәйрәме

Әй агыла райондашлар бәйрәмгә, көне ямьле, урыны иркен...

Бу минутларда "Сабантуй" ял паркында "Гырон-быдтон" бәйрәме башлана

Удмурт мәдәниятенең  республика күләмендә Гырон -быдтон бәйрәме узган ел Менделеевский районында узган иде, быел бездә – бистәбезнең “Сабантуй” ял  паркында уза. Әй агыла райондашлар бәйрәмгә, көне ямьле, урыны иркен. Гырон- быдтон да нәкъ Сабантуй кебек, язгы кыр эшләре төгәлләнүне бәйрәм итүгә багышлана. Бу бәйрәм 1998 елдан башлап, республика күләмендә зурлап үткәрелә. Бүген дә республиканың төрле районнарыннан килгән удмурт фольклор коллективлары чыгыш ясаячак, Удмуртиядән дә киләчәкләр, Рәсәйнең төрле регионнарыннан да кунаклар булуы мөмкин. Татарстан удмуртларын берләштерүче бәйрәм бит бу! Алай гына да түгел, бездә аны татары да, рус халкы да бердәм бәйрәм итә. Әйдә,  без  дә удмурт дусларга кушылыйк, бәйрәмнең нуры, бизәге булыйк! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гырон быдтон