Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Бу шигырь үлем белән көрәшеп ятканда язылды"

"6 айда әтидән, 6 яшьтә әнидән калдым. 13 яшемдә мине тәрбияләгән әбием мәңгелек йортыбызга күчте. Тукай бабабыз кебек төрле гаилә тәрбияләде мине.

Фирдүс Тямаев яңа җыр тәкъдим итте.

"Дуслар, минем язган җырларым шактый. "Гомер үтә", "Сандугач", "Әти", "Аллар күрдем". Тик бу җыр минем күңелемне айкап чыгарды... Нигә? Аңлата алмыйм. Сәкинә апага тыңлаткач, ул елап җибәрде. Шул көнне кан басымы күтәрелеп, хастаханәгә яткан...

Аннан ул миңа шалтырата "энем, бу шигырь үлем белән көрәшеп ятканда язылды", - ди. Шуңа авыр вакыты исенә төшеп, күңел кылларына тигәнмен.

Сәкинә апаның күз яшьләрен күргәч, чаптым Казанга", - дип яза Фирдүс Тямаев. Ул аранжировщик Нияз Вәлиевның вакыты булмаса, да, төнлә аранжировка ясавын яза. Аннары ул тавыш яздырырга Марат Мухинга бара. "Килеп кергәч тә, Марат, иң беренче минем җырны яздырабыз, яздырмасаң, шунда кунам", - дигән.

Дуслар, тагын кемнең күңеленә тиде бу җыр, дип сорый автор-башкаручы.

"Инстадашлар" үзләренең тарихын язган.

"6 айда әтидән, 6 яшьтә әнидән калдым. 13 яшемдә мине тәрбияләгән әбием мәңгелек йортыбызга күчте. Тукай бабабыз кебек төрле гаилә тәрбияләде мине. Инде тормыш корып, гаилә белән яшим бит дияргә өлгермәдем, ирем үлде. Бу җырың, Фирдүс, минем турыда. Әниемнең каберен нәни бармакларым белән тырный-тырный елый идем, ал мине үз яныңа дип. Һәр көнне мәктәпкә зират аркылы йөрдем. Мәктәптән кайтышлый Әниемгә кереп "бишле" алганымны сөйли идем. Хәзер жәллим, әниемне бер тынычлыкта калдырмаганмын дип. Елаттың, матурым. Рәхмәт бик зур. Тәүфыйкълы балалар үстереп, тигезлектә картаерга Аллаһ Тәгалә насыйп итсен", - дип язган бер укучы.

"Ялгыз торна" җыры чыннан да уйландыра... Гомере озын булсын аның! дип яза Кызыл таң.

Фото: kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фирдүс Тямаев