Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бу сөйләшүебез укучыларымның күңеленә барып җитте дип саныйм

3 март көнне Кили авыл китапханәсендә “Еникине укыйбыз” илкүләм акциясенә кушылып, әниләр һәм китап сөючеләр катнашында “Әйтелмәгән васыять моңы” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде.

Әмирхан ага Еникинең “Әйтелмәгән васыять” повесте әдәбият сөюче һәркем өчен дә яхшы таныштыр дип саныйм. Ә. Еники – чын мәгънәсендә, татар әдәбиятының горурлыгы. Аның хикәяләре әдәбиятыбызның йөзек кашлары булып санарлык. Ана хакы, ана васыяте, балаларның ата-ана алдындагы бурычы турында чын күңелдән фикер алыштык. Бу тема кешелек дөньясы барлыкка килгәннән бирле яши, ләкин соңгы елларда әлеге мәсьәлә кискенләште, тискәре вакыйгалар кешеләрнең күңелләрен тупасландырды, җирдә шәфкатьсезлек, рәхимсезлек артты кебек. Минемчә,әсәрнең әһәмияте бүгенге көндә әйтеп бетергесез. Аны укып чыккан кеше һичкайчан ата-анасы алдындагы бурычын онытмас диеп уйлыйм мин. Бу сөйләшүебез укучыларымның күңеленә барып җитте дип саныйм. Һәрчак әниләребезгә карата мәрхәмәтле булыйк, җәннәт бит аналарның аяк астында. Ана хакын хаклыйк, иманлы булыйк, әти- бабаларыбызның нигезен, гореф- гадәтләрне, бабаларыбыздан килгән йолаларны онытмыйк!

Миләүшә Мәннанова,
Чапшар авылы китапханәчесе.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китапханә