Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бүген Балтачта «Без тарихта эзлебез» нәсел шәҗәрәсе республика конкурсының муниципаль этабы уза (фото)

Район этабын район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов ачып җибәрде, һәр гаиләгә уңышлар теләде.

Архив эшләре буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты 2019 елдан башлап ел саен «Тарихтагы без эзлебез» дигән шәҗәрәләр фестивале үткәрә. Беренче этабы 20 февральдән 10 мартка кадәр муниципаль берәмлекләрдә уза.

Бүген районыбыз мәдәният йортында Балтачыбызның өч гаиләсе: Чапшар авылыннан Гаязовлар, Нөнәгәрдән Тляковлар, Соснадан Закировлар чыгыш ясады.

ТР Дәүләт архивының жюри вәкилләре: жюри рәисе Казан дәүләт институты доценты Владислав Белов, жюри вәкилләре ТР КДИдан Сөмбел Фәрхуллина, Ильяр Якупов һәр чыгышка лаеклы бәя бирә.

Район этабын район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов ачып җибәрде, һәр гаиләгә уңышлар теләде. Архив эшләре буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитетыннан әлеге фестивальгә җаваплы вәкил Айсылу Галиева да фестивальнең максатын бәян итеп, хәер-фатихасын бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев