Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Буран

Мәликә Галәветдинова иҗаты.

Буран.
Улый –улый
Буран уйный.
Һәр почмакка
Кереп-чыгып,
Шул инде тузгый.
Я өй түбәсен себерә,
Я инде үзеңне өшетә.
Ә яз килмәкче була,
Җылытмакчы була.
Ләкин кыш тыңламый:
Барыбер себерә,
Өшетә я очырта.

Яратам
Яратам мин әбине,
Әти белән әнине.
Бабам белән апайны,
Өй саклаган Акбайны.

Барысын да яратам,
Татулыкка ни җитә?
Туганнарның хәлен белгәч,
Күңелем күтәрелеп китә.

Бик күңелле була өйдә,
Барыбыз да җыелгач.
Бар эшне дә тиз эшлибез,
Бергә-бергә тотынгач.

Ә аннан тәмле итеп,
Чәй эчәбез бал белән.
Бала-чагалар белән,
Әти-әниләр белән
Һәм дә әбиләр белән!

Менә нинди бай кыз мин,
Әнием, абыйларым бар.
Бик яраткан энем бар,
Өебезне саклаучы –
Акыллы Акбаем бар.

 

Әнием.
Әнием – син минем,
Йөрәгемнең нуры.
Син әнием минем
Иң әйбәт, тугры.

Һәрвакыт син һәр җирдә,
Кояш кебек көләсең.
Куеныңа керсәм мин,
Май кебек эретәсең.

Синнән дә яхшы әни
Юктыр җир шарында.
Җил-яңгыр тими генә
Үсәбез кочагыңда.


Бөрбаш урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Мәликә Галәветдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигъри тәлгәш