Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Буш вәгъдәләр, буш өметләр...

Буш вәгъдәләр, буш өметләр, Буш сүзләр һәм буш караш. Ялганнарга чумган дөнья Бушап калган шул тоташ.

Буш вәгъдәләр, буш өметләр,
Буш сүзләр һәм буш караш.
Ялганнарга чумган дөнья
Бушап калган шул тоташ.

Буш хыяллар белән янып,
Буш сөюдән көюләр -
Йә әйтегез, ник бушады:
"Мин яратам!" - диюләр?!

Буш планнар корыла да,
Буш киләчәк тузына.
Бушап калган кешелек тә
Бәйдән чыга, узына.

Бушап калган хисләрдән
Буш күңелгә бик авыр.
Бушап калган адәмнәр дә
Төз йөремәс, бер авар.

Буш хыяллар бирмә, кеше,
Артык ихлас җаннар бар.
Алар өчен җиһан матур,
Җаннарына дөнья тар!

Буш вәгъдәләр бирмә, зинһар,
Буш түгел минем җаным.
Бушлыгын сизеп сүзеңнең
Выжылдап кайный каным.

***
Синдә минем бер теләгем калды.
Бер теләктән генә ни файда?!
Чынга ашмый калган шул теләккә
Ярты җаным итәрмен күк фида...

Синдә минем бер теләгем калды.
Бу җиһанга сыймас теләгем...
Төер булып калды, бер моң булып,
Берәүгә дә әйтмәм дигәне...

Синдә минем бер теләгем калды,
Йөрәк сандыгына бикләнеп.
Ашмый калган шул бер теләк кенә
Йөри мине җирдә күтәреп...
Синдә минем бер теләгем калды.
Әйтми калдым уемдагы сүзем.
Әйтүләрдән мәгънә булмас иде,
Чынга ашмас теләк - син үзең...

***
Ул яратты аны бер күрүдә,
"Күзләреннән" күзен алмады.
Үбеп аны салкын тәннәреннән
Иркәләде шулчак, назлады.

"Аяклар"ын юа сабыр гына,
"Куллар"ыннан сөртә тузанын.
Ул сизми дә шул сөекле белән
Гомеренең юлда узганын.

Ул йөрәген аңа бирер иде -
Әмма йөрәкләре төрлерәк.
Хатын-кызлар бу сөюгә
Карый һәрчак никтер көлебрәк.

Башкаларны болай сөя алмый,
Көнләшер күк сөйгән "карлыгач".
Аерым йоклап озын төннәр буе
Очрашалар көн дә таң тугач.

Кем ул дисез? Әллә инде
Танымыйсыз һич тә ирләрне?
Үзеннән дә ныграк яратканы
МАШИНА УЛ-ИРЛӘР СӨЙГӘНЕ.

***
Исән чакта, кадерләрен белми,
Булабыз да боздан катырак -
Каберләргә барып яшь түгәбез,
Кабер нәрсә? Кабер - туфрак.

Ачу-талаш, үпкә нәфрәт белән
Үтелә дә тулы бер гомер.
Кеше китә, мәңге азат була,
Аннан кала җансыз бер кабер.

Туган туган хәлен белми,
Ата-ана, бала талаша.
Үз эченә җыеп сагышларны
Алга чаба гомер - алаша.

Исән чакта бик еш шулай була:
Күрсәтелми лаеклы кадер.
Күз яшьләрен күрми, сүз ишетми,
Җавап бирми соңрак тик кабер...

***
Диңгез шавын тыңлап ятам:
Дулкыннар йөгерешә.
Пляж комын юып алып,
Үзара бәрелешә.

Мең кисәкчек ап-ак комда.
Мең генәме? Миллион.
Кәеф кенә көзге кояш,
Әйтерсең хамелеон.

Диңгез шаулый, әллә минем
Уйларым шаулыймы соң?
Нигә хәтта еракта да
Уйламыйча булмый соң?

Мең кисәкле пляж комы
Яшерә сурәтеңне.
Чынга ашмас хыялмы син?!
Әллә көткән бәхетемме?!

Диңгез кадәр диңгез белми
Җавапны бу сорауга.
Синнән хәтта хатлар килми,
Уйлар шавын басарга...

Мең кисәкле пляж комы.
Диңгез шавы. Дулкыннар.
Араларда безнең никтер
Диңгез кадәр упкын бар...


***
Кояшың булырга теләмим,
Карасаң, күзләрең чагылыр.
Нәкъ синдәй, кояшны теләүче
Йә башка берәве табылыр.

Йолдызың булырга теләмим:
Табалмый саташыр уйларың.
Биеккә-еракка җитә алмас,
Иңләмәс күкләрне хыялың.

Хыялың булырга теләмим:
Чынлыкка ашмасам ни мәгънә?!
Хыялый түгелең беләм мин,
Уйларың-булмышың тик җирдә.

Җырларың булырга теләмим:
Җырларны отарлар башкалар.
Йөрәкләр көйләгән сөюне
Моңыннан аерып ташларлар.
Телимен булырга юлдашың⠀
Сикәлтәле тормыш юлында.⠀
Аңлаучың, терәгең, сөйгәнең,⠀
Син генә янымда бул гына!⠀


***
Без икәү йолдызлар юлында.⠀⠀
Җәй көзгә җиңелгән суык төн.⠀⠀
Сабыйдай куанам эчемнән -⠀⠀
Янымда көтелгән бәхетем.⠀⠀
⠀⠀
Йолдызлар юлында без икәү.⠀⠀
Көнче Ай болытлар артында.⠀⠀
Яшүсмер кызчыктай оялам, ⠀⠀
Син монда, син шундый якында!⠀⠀
⠀⠀
Без икәү йолдызлар юлында.⠀⠀
Култыклап яныңнан теркелдим.⠀⠀
Йөрәктә кайнаган ялкынны⠀⠀
Тырышам, үзеңә сиздермим.⠀⠀
⠀⠀
Йолдызлар юлында без икәү.⠀⠀
Атылган йолдызда - бер теләк:⠀⠀
Гомерем юлыннан җитәкләп үтәргә,⠀⠀
Күкләргә җитәргә син кирәк!⠀⠀
⠀⠀
Без икәү йолдызлар юлында, ⠀⠀
Җәй көзгә җиңелгән суык төн.⠀⠀
Син янда, син минем янымда,⠀⠀
Көтелгән, тиңдәшсез бәхетем!..⠀⠀

***
Кеше белән кеше була бел:⠀
Хөрмәт белән кара йөзенә,⠀
Зур игътибар сал, сөйләгәндә⠀
Сиңа әйткән һәрбер сүзенә.⠀

Кеше белән кеше була бел:⠀
Ярдәм сорап килсә - кулың суз.⠀
Яман сөйләп, гайбәт чәчеп йөрмә, ⠀
Дус икәнсең - бул син чып-чын дус.⠀

Кеше белән кеше була бел:⠀
Моң-зарларын тыңла, уртаклаш.⠀
Хәленә кер, күз яшьләрен киптер, ⠀
Егылганда күтәр, култыклаш.⠀

Кеше белән кеше була бел:⠀
Йөрәгең ач, күрсәт ачык йөз.⠀
Мәрхәмәтең илә җиткереп тор⠀
Җан җылытыр йомшак, назлы сүз.⠀

Кеше белән кеше була бел,⠀
Чит итсә дә аны башкалар.⠀
Син якын ит, дошман күрмә,⠀
Якынайсын сезнең аралар...⠀

"Кеше белән кеше була бел",- дип⠀
Өйрәттеләр безне олылар.⠀
Кешелекле булган кешеләр тик⠀
Безнең юлда сирәк булдылар...⠀

КЕШЕ белән кеше була бел, ⠀
Түбән төшмә, юкка вакланма.⠀
Кешелектән чыкканнарны⠀
Әйләнеп уз, берүк тапланма! ⠀

Л.Т. Гарифуллина

Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырь