Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бәйлиләр, чәй эчәләр, күнегүләр ясыйлар. Кайда дисезме? (+фото)

Куныр әбиләре, апалары мәчет өчен эскәмияләргә, урындыкларга җәймәләр бәйләгән.

Куныр мәдәният йорты һәм китапханәсендә “Оста куллар” түгәрәге эшләп килә. Җитәкчеләре Разия Закирова белән Гөлназ Шакирҗанова. Кышкы озын кичләрне файдалы һәм күңелле уздыру максатыннан, түгәрәккә йөрүче Тәгъзимә Сәгтдинова һәм Гөлшат Шәрәфетдиновадан мәчет өчен эскәмияләргә, урындыкларга җәймәләр бәйләргә дигән тәкъдим керә. Калганнар  әлеге идеяне күтәреп ала. Бәйләр өчен җепләрне түгәрәккә йөрүчеләр үзләре алып килгән, мәчет тә ярдәм иткән.

–Киләчәктә дә бу эшне  туктатмаска исәп. Максатыбыз кул эшләренә яшьләрне дә тарту, алар белән  башмаклар, пинеткалар бәйләргә өйрәнәчәкбез, – ди Гөлназ Шакирҗанова.

Эшләп кенә калмыйлар, Гөлшат Шәрәфетдинова ял минутларында һәрбарчасын үлән чәйләре белән сыйлый,буыннарны язып җибәрер өчен төрле күнегүләр дә ясата икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Башка авылларда да шушындый тугэрэклэр оештырып, бер- берегез белэн аралашып яшэргэ язсын!