Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Бәйрәм белән, кыз туганым!” (+фоторепортаж)

“Кыз туганым”, диеп җан җылысы белән дәшеп, оештыручылар бу бәйрәмгә күп бала үстерүче әниләрне-әбиләрне, “Ана даны” медалена лаек булучыларны, һәр авылның зур хөрмәткә лаеклы хатын-кызларын чакырганнар.

Район мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап үткәрелгән чараларның берсе әнә шулай дип аталды. “Кыз туганым”, диеп җан җылысы белән дәшеп, оештыручылар бу бәйрәмгә күп бала үстерүче әниләрне-әбиләрне, “Ана даны” медалена лаек булучыларны, һәр авылның зур хөрмәткә лаеклы хатын-кызларын чакырганнар. Районыбызда әлегә бердәнбер “Ата-ана даны” ордены иясе, Нормадан ун балага гомер биргән Наилә Галиева, Пыжмарадан берсеннән-берсе тырыш, уңган-булган унбиш бала әнисе Алсу Мөхәрләмова, уллары югары хәрби уку йортларында белем алучы Смәелдән Әлфия Низамиева һәм Көшкәтбаштан Гүзәлия Нуриевалар да шулар арасында. Бу залда күпләргә яхшы таныш райондашларыбыз да, әлегә “күләгә”дә калган, мондый чараларда беренчесен катнашучылар да бар иде. Оештыручылар бу җәһәттән алтын урталыкны табарга – районкүләм чараларга күпләрне катнаштыру максатыннан, төрледән-төрле кешеләрне чакырырга тырыша. Болай гына, “үтеп китешли генә” бәйрәм карарга килүчеләр дә бар иде. Ни дисәң дә, 108 еллык тарихы булган бу бәйрәм барыбызныкы да бит!

–Заманалар ничек кенә үзгәрсә дә, үзгәрми торган бәйрәм бу,– диде үзенең тәбрикләү чыгышында район башлыгы Рамил Нотфуллин. – Бөтен буыннар өчен дә көтеп алынган, язның беренче, кешелекнең иң матур, иң мәгънәле бәйрәмнәренең берсе. Яшәү шартлары, яшәеш кыйммәтләре үзгәрсә дә, җәмгыятебез хатын-кыз алдына куйган бурычлар, таләпләр үзгәрми. Шөкер, районыбыз хатын-кызлары хезмәттә дә, гаиләдә дә, гомумән, тормышта да сынатмый. Барысы өчен дә олы рәхмәт сезгә! Без сезне яратабыз, сокланабыз, хөрмәт итәбез!

Бу көнне яшь әниләргә тантаналы шартларда ана капиталы сертификатлары бирелсә, ун әни 6 март көнне Казанда үтәчәк төп чарага – Татарстан Президенты белән очрашуга юллама алды.

 

Ясминә Шәмсетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт