Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бәйрәм чарасына рәхим итегез!

Балтачта искечә Яңа елны каршылау бәйрәме башланып китте.

Онытмадыгызмы, бүген искечә Яңа ел, бәймрәм чарасына рәхим итегез! Бәйрәм, алдан хәбәр ителгәнә, 19.00 сәгатьтә башланды.

Искечә Яңа ел бәйрәменә карата төрле кешедә төрле фикер. Телевидениеда күрсәтелгән сораштыруларга таянсаң, кемдер 31 нче декабрьдә кебек каршы алабыз ди, кемдер 20 ел яшәп яңа елның гадәти көн икәнен аңладым ди, өченчеләре исә 31е көнне йөзе белән салатка каплану сәбәпле бәйрәмнән мәхүм калуын бүген төзәтергә уйлавын әйтә.

Ә безнең райондашлар ничек уйлый икән? Бүген "ВКонтакте" социаль челтәрендә үткәргән сораштыруга күз салсак, катнашучыларның 60%ы бу безнең өчен гадәти көн, 20%ы - аяк сузып өйдә утырачакмын, 16%ы - үзәк чыршы янына чыгам һәм тагын шуның кадәре үк пилмәннәр әзре инде дип җавап биргән. Җаваплар белән тулырак түбәндәге рәсемдә таныша аласыз.

Бәйрәм итәргә җыенучылар да юк түгел. Ничек кенә булмасын, исән-имин уздырыйк бүгенге кичебезне. Искечә яңа ел белән Сезне дусларым!!!

Фото: Тәнзилә Габдрахманова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: искечә Яңа ел