Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Бәйрәм килә, бар җиһанга бәйрәм килә!»

Үткән атнада дөньякүләм, илкүләм проблемаларны онытып, барчабыз мәш килеп, 8 мартны бәйрәм иттек.

“Башкача була да алмый”

Район мәдәният үзәгендә «Бәйрәм килә, бар җиһанга бәйрәм килә!» дигән хатын-кызлар хөрмәтенә багышланган чара узды

Үткән атнада дөньякүләм, илкүләм проблемаларны онытып, барчабыз мәш килеп, 8 мартны бәйрәм иттек.

Нефть бәяләре дә, коронавируслар да арткы планга чигенеп торды кебек.

Урамда яз исе. Кибетләрдә чәчәк исе... Берсеннән-берсе гүзәл букетлар, гөлләр тирә-юньгә сихри ямь өстәде... Күңелләргә бәйрәм рухы, матурлык тутырып, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, хезмәт коллективларында, мәдәният йортларында 8 март уңаеннан берсеннән-берсе үзенчәлеклерәк чаралар гөрләде. Хатын-кызларыбызга күпме матур, ягымлы сүзләр әйтелде, күпме кадер-хөрмәт күрсәтелде. Башкача була да алмый торгандыр. Ни генә дисәк тә, 8 март – гасырдан-гасырга күчкән, балачактан күңелгә кереп калган иң матур бәйрәмнәребезнең берсе ләбаса.

Балтач мәдәният йортында да «Бәйрәм килә, бар җиһанга бәйрәм килә» исемле чара да үзенең ихласлылыгы белән аерылып торды. Искиткеч хисле, җылы, матур бәйрәм булды ул. Иң элек шунысы аерым игътибарга лаек: бәйрәм төп-төгәл әйтелгән сәгатендә башланды. Бездә еш кына оештыручыларның зур бер минусына әйләнә бу кадәресе. Вакытында башланмау белән, кызганычка, чаралар үзенең кыйммәтен югалта, матурлыгын киметә. Алга таба да шушылай дәвам итсеннәр иде. – Бу бер минем генә теләк түгелдер. Көтә-көтә зарыккан тамашачыда бәйрәм рухы сүрелә башлый. Ә монда, залга кереп утыруга, әниләр турындагы җырлар күңелне бөтереп алды, ул хисләр чолганышыннан чыгып өлгергәнче (күпкә китсә, алай да ялыктыра), алып баручыларның җанны айкардай хисле сүзләре, шигырь юллары, затлы җырлар... әлеге аһәңгә турыдан-туры тоташты гына. Бер генә артык сүз, бер генә артык чыгыш та юк иде бу көнне. Шуңадыр да барысы көчле алкышларга лаек булды.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстан Югары Советы депутаты Римма Ратниковаларның тәбрикләү сүзләре дә гадәттәгедән хислерәк, үзгәрәк иде бу көнне. Бәйрәмчә! Рамил Рәшитович хисләрен хәтта шигырь юллары аша да җиткерде. Рәсми кешеләрдән, җитәкчеләрдән мондый күңелле, җанга ятышлы “сюрпризлар” – күчтәнәчләр күбрәк булсын иде!

Бу көнне сәхнәгә хатын-кызларыбызның “иң-иң”нәре күтәрелде. Араларында республика күләмендәге мәртәбәле бәйгеләрдә җиңү яулаганнары да (алар турында без яздык инде), хезмәттә зур уңышларга ирешкән райондашларыбыз да, күптән түгел әни булучылар да, күп бала тәрбияләп, зур тормышка чыгаручылар да бар иде. Кыскасы, оештыручылар хатын-кыз образын төрле яклап ачарга, райондашларыбызны төрле яклап күрсәтергә уйлап, ялгышмаган. Буыннар бәйләнешен дә, гаилә матурлыгы, бөтенлеген дә берләштергәнгә, бик тә мәгънәле чарага әйләнде дә инде ул.

Быел әни булу бәхетен татыганнарга сертификатлар бирелсә, биш балага гомер бүләк иткән, ил-көнгә игелекле итеп үстерә алган Гүзәл Галимуллинага «Ана даны» медале тапшырылды. Сүз уңаеннан, Гүзәл районыбыздагы шундый олы хөрмәткә лаек булган кырыгынчы әни.

Туры килүен кара: бу көннәрдә Соснадан ике пар: Диләфрүз-Фаиз Шакировлар һәм Рузилә-Фоат Гомәровлар үзләренең алтын туйларын билгеләп үтә икән. Билгеле, алар да бу кичәнең матур бер бизәгенә әйләнде. Дүртесе дә Соснаныкы. Дүртесе дә заманында үз хезмәтендә алдынгы, дәрәҗәле булган. Дәүләт бүләкләре – мактаулы исемнәре дә, тырыш, тәртипле дигән даннары да бар. Диләфрүз апа гомере буе сыерлар сауган, Рузилә апа – сатучы, Фаиз һәм Фоат абыйлар данлыклы механизаторлар. Барысы да диярлек лаеклы ялга чыккач та, эшен дәвам иткән. Шуңа күрә һәркайсының стажлары да 40 елга якын яки артык та әле. Фоат абый элекке СССР, Рәсәй күләмендә мактаулы донор да булып чыкты, кырык тапкырдан артык кан тапшырып, бик күпләрне сәламәтләндерүдә үз өлешен керткән. Шакировлар дүрт бала үстерсә, Гомәровлар гаиләсендә биш бала. Әнә шулай, бер тирәдә гаилә корган бу ике пар, әйтерсең, бер үк сценарий буенча гомер кичергән. Авыл өлкәннәренә хас тыйнаклыклары, ихласлыклары белән дә сокландырды алар. “Тигез-имин булып, әле күп еллар сокландырып яшәгез!” – Бу көнне аларны котлаган һәркем әнә шулай дип теләде.

Чараның беренче рәсми өлеше дә әнә шундый матур мизгелләргә бай булды, икенче өлештә Балтач халык театры куйган Ренат Харисның «Күзләреңнән үбеп» спектакле дә тамашачылар күңеленә хуш килде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 8 март