Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бәйрәм килә, бар җиһанга бәйрәм килә (+бик күп фото)

Урамда яз исе. Кибетләрдә чәчәк исе... - бәйрәм исе килә, җәмәгать. Бакчаларда, мәктәпләрдә, хезмәт коллективларында 8 март уңаеннан бәйрәм чаралары башланды.

Бүген Балтач мәдәният йортында да "Бәйрәм килә, бар җиһанга бәйрәм килә" исемле чара Халыкара хатын- кызлар көненә багышланды. Искиткеч хисле, җылы, матур бәйрәм булды ул. Биредә "Ана даны" медале дә тапшырдылар, алтын туйларын билгеләп үтүче парларны да, республика күләмендәге бәйгеләрдә җиңү яулаган хатын-кызларны да, хезмәттә зур уңышларга ирешкән райондашларыбызны да бүләкләделәр. Район башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстан Югары Советы депутаты Римма Ратниковаларның тәбрикләү сүзләре дә гадәттәгедән хислерәк, үзгәрәк иде. Бәйрәмчә! Алып баручылар, җырчыларыбыз да сүзләрнең, җыр- моңнарның күңелләргә үтәрдәен сайлаган. Балтач халык театры куйган Ренат Харисның " Күзләреңнән үбәр идем" спектакле дә тамашачылар күңеленә хуш килде.

Әлеге чара турында тулырак итеп газетабызның алдагы саныннан укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев