Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бәйрәм өстенә бәйрәм...

Алдан хәбәр иткәнебезчә, 25 июльдә Бөрбаш авылында Республика балалар мөселман сабантуе үткәрелә. Әлеге чара кысаларында «Татарстанда чиста булачак» экологик бәйрәме дә узачак.

Бәйрәмдә төрле форматтагы интерактив мәйданчыклар: лекторияләр, мастер-класслар, уеннар һәм конкурслар эшләячәк. Мастер-класста катнашучылар калдыкларны аерым җыю, азык-төлек продуктларына экологик экспертиза ясау, экойорт төзелеше, кешенең экологик эзен исәпләү, экотуризм темалары белән танышачаклар, тыңлаучыларга үзләрендә экологик гадәтләрне үстерә башларга ярдәм итәчәкләр. Иҗади катнашучылар өчен рәсем ясау, экосумкалар бизәү, икенчел чималдан эшләнмәләр һәм тозлы камырдан әвәләү мәйданчыклары оештырыла. Интерактив һәм мәгариф мәйданчыкларында катнашучыларны чараны оештыручылардан күңелле бонус - бүләкләр һәм призлар уйнату көтә.

Күргәзмә мәйданчыгында түбәндәге темалар буенча мәгълүмат материаллары урнаштырылачак: су ресурслары, Татарстанның сирәк очрый торган флора һәм фаунасы; калдыкларны таркату сроклары, Татарстанда икенчел чималны кабул итү пунктлары, эколайфхаклар, экологик һөнәрләр, шулай ук эшкәртелгән материалдан продукция җитештерүче компанияләр. Бәйрәм күргәзмәсендә «Чиста булачак» хәрәкәте проектлары тәкъдим ителәчәк, Татарстан районнарының экологик берләшмәләре һәм оешмалары эшчәнлеге тәкъдир ителәчәк. Катнашучылар эшләмәгән батарейкалар һәм макулатура тапшыра алачаклар. Шулай ук приютлардагы хайваннар өчен азык һәм башка кирәкле әйберләр җыюда катнашырга һәм бүләкләр алырга мөмкинлек булачак. Бәйрәм территориясендә бушлай яхшы әйберләр базары да эшләячәк. Базарның максаты - катнашучылар кемгә дә булса файдалы булган әйберләр калдыралар: кием-салым, китап, бижутерия, сәнгать әсәрләре, иҗади әйберләр (шул исәптән үз куллары белән ясаган әйберләр), уенчыклар, иҗат өчен материаллар һ.б.

Чыганак: Балтасинский Район

Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экология проекты Мөселман балалары сабан туе Татарстан чиста булачак