Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чапшар авыл клубында «Ир-егет-ил күрке» дип исемләнгән бик матур бәйрәм чарасы булган (фото)

Хәрбиләр чарадан канәгать калып, бәйрәмне оештыруда көче кергән һәркемгә рәхмәт әйтеп таралышкан.

Чапшар авыл клубында «Ир-егет-ил күрке» дип исемләнгән бик матур бәйрәм чарасы булган.

Бәйрәмнең зур кунагы — махсус хәрби операциядә катнашучы, бүгенге көндә кыска вакытлы ялда булган, батыр егет Фоат Габдрахманов, әфганчы авылдаш Азат Гыймадиев булган.

Шулай ук бәйрәм чарасында төрле елларда, төрле җирләрдә хезмәт иткән солдат егетләр, хәрби ветераннар да катнашкан, күрше авыллардан да килгәннәр. 

Бәйрәмнең дулкынландыргыч мизгелләренең берсе — районның Әфганчылар советы рәисе Дилүс Гатиятуллинның Азат Гыймадиевка юбилей медале тапшыру булган.

Ир-егетләребез хөрмәтенә матур җырлар яңгыраган, дәртле биюләр башкарылган. Хәрбиләр чарадан канәгать калып, бәйрәмне оештыруда көче кергән һәркемгә рәхмәт әйтеп таралышкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев