Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чапшар кызлары республика конкурсыннан җиңүләр яулап кайтты (+ бик күп фото)

Казан сәхнәсеннән «ЧАПШАР авылыннан ....» дигән сүзләр яңгырагач, йөрәккә рәхәт булып китә, ул чактагы хисләрне сүзләр белән генә дә аңлатып булмый!

17 апрель көнне Чапшар авылы кызлары белән Казан шәһәрендә республика күләмендәге XXXI Татар милли мәдәнияте яшьләр фестивалендә «Хореография» һәм «Ягымлы Язбикә» бәйгеләрендә уңышлы чыгыш ясап кайттык!

Авыл клубының «Жасмин» биергә яратучылар төркеме кызларының «Ногәйбәк татарлары» биюе 1нче дәрәҗә дипломант булды. Бик көчле жюрилар каршында, җыен проффесиональ бию төркемнәре белән бергә сәхнәдә чыгыш ясап та, һич каушамадылар, үзләрен горур тотып, бик матур чыгыш ясадылар, кызларыма афәрин! 

Кызларыбыз Айшә Тәбрис кызы — «Иң мөлаем кыз», Назилә Рузил кызы — «Иң сөйкемле кыз» номинацияләрендә җиңеп, дипломнарга һәм сертификатларга ия булдылар!

Казан сәхнәсеннән «ЧАПШАР авылыннан ....» дигән сүзләр яңгырагач, йөрәккә рәхәт булып китә, ул чактагы хисләрне сүзләр белән генә дә аңлатып булмый!

Айшә Тәбрис кызына үз транспорты белән безне алып барганы һәм катнашканы өчен, Назиләм Гаязовага укуыннан калып, авыл өчен, дип һәр чарада, конкурсларда актив катнашканы өчен бик зур рәхмәтләремне белдерәм.

Гүзәлия Вәлиева,

Чапшар мәдәният йорты җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев