Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чапшар авыл клубында “Сөмбелә” кичәсе үткәргәннәр (+фото)

Чапшар авыл клубында балаларның каникул чорында ялларын күңелле үткәрү максатыннан “Көз, көз әйт әле кәрзинеңдә ниләр бар?” дип исемләнгән “Сөмбелә” кичәсе үткәргәннәр.

- Безнең авыл балалары инде һәрвакыттагыча клубка килергә атлыгып торалар. Алар кичәдә иң беренче Көз кызы Сөмбелә белән таныштылар. Сөмбелә аларга кызыклы табышмаклар, сораулар биреп тапкырлыкларын сынады. Көз кызын озатканнан соң командаларга бүленеп ярыштык, аннан күмәк “Сигезле”, Биш пар” , “Алдыр чишмә тамчылый” җырлы-биюле уеннар уйнап күңел ачтык. Ә соңыннан серләшеп чәйләр эчтек. Балаларның шатлыклары эчләренә сыймый , алар “Апай, тагын кайчан чакырасың инде безне”,- дип кайтасылары килмичә генә таралыштылар, дип хәбәр итә клуб мөдире Гүзәлия Вәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сөмбелә