Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чапшар авылында “Авыл киче” бәйрәмен уздырдганнар (+фото)

13 июль көнне Чапшар авылында, авылыбызның аягында нык басып торган иганәчеләр һәм киң күңелле авыдашлар ярдәме белән “Авыл киче” бәйрәмен уздырдык.

“Авыл киче” инде ул безнең кебек кечкенәрәк авылларда аеруча матур , күңелле үтә. Быел да авыл халкы эшләрен тәмамлап, бәйрәм мәйданына җыелды. Бәйрәм авылыбызның имамы ризалыгы белән аның теләкләрен һәм вәгазь тыңлап башланып китте. Аннан борынгы гореф-гадәтләрне онытмыйча кыңгырауларын чыңлатып җигүле атлар мәйдан әйләнде, авыл халкы татар һәм чабата биюләрен башкарды. Аннан үзебезнең татар халкына гына хас булган милли уеннар һәм яңа кызыклы уеннар белән бәйрәм кызганнан-кыза барды. Бәйрәм уен-көлке, җыр-биюләр белән төнгә чаклы дәвам итте.


Гүзәлия Вәлиева,
автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй