Чапшар балалары марилар зиратында нишләп йөргән (+фото)
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан,Чапшар авылы балалары авылның тарихи урыннарының берсе - 17 гасырда безнең авылда яшәгән мариларның зират урынына сәяхәт кылган.
Бу сәяхәт балаларда авыл тарихын өйрәнүгә бик зур кызыксыну уяткан. Шунысын да әйтергә кирәк, Шәүкәт абый киләчәктә музей ачу хыялы белән янып яши икән. Балалар исә аңарга булышырга сүз биргән. Экскурсиядән кайтышка балалар авылдагы иске йортларда булып борынгы әйберләрне табып булачак музей директорына илтеп тапшырган. Менә бит, экскурсия итеп кенә оештырылган бу чара нинди нәтиҗә биргән. Һәм ул дәвамлы булсын иде.
Балалар шулай ук Чапшарның истәлекле урыннарына кабат бару теләге барлыгын да белдергәннәр. Кыскасы, алар Торна кырында, табигать кочагында тәмле итеп йомыркалар ашап, уеннар уйнап бик рәхәт һәм файдалы ял итеп кайтканнар.
Гүзәлия ханым матур кичәләр, очрашулар үткәреп өлкәннәрнең генә түгел, ә яшь буынның да мәнфәгатьләрен кайгыртып яши. Мөдирнең авыл өчен дип җан атып, мәдәни учакны сүндерми яшәве һичшиксез мактауга лаек. Кайсыбер авылларда шимбә-якшәмбе көннәрендә генә клубны ачып-япкан мөдирләргә Гүзәлия кебекләрдән үрнәк аласы бар әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев