Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чапшар энҗекәйләре “Әпипә”не яулады

“Әпипә” Бөтенроссия үзешчән коллективларының татар халык биюләре телевизион бәйгесе булып үтте.

Чара Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалы һәм Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәмендә беренче тапкыр оештырылган иде. Татар мәдәниятенең гореф-гадәтләрен саклап калу юнәлешендә үткәрелгән, ике көн дәвам иткән фестивальдә Чапшарның “Энҗекәй” бию коллективы да чыгыш ясап, “Надежда” номинациясендә җиңүче булып танылды.

- Беренче көнне Кәрим Тинчуринның “Ядәч! Исемдә!” спектакленең премьерасында булдык. Ул безгә бик ошады. Икенче көнне бик матур концерт оештырылган иде, бүләкләү тантанасы да бик күңелле үтте. Әлеге бәйгедә барлыгы илле коллектив катнашып, шуның унбише финалга чакыру алган. Алар арасында без дә булу зур шатлык булды. Шундый зур сәхнәләрдә чыгыш ясап, номинациядә җиңү яулау безнең өчен зур җиңүгә тиң булды. Кызларыма бик зур рәхмәт. Алга таба да уңышлар юлдаш булсын аларга, - дип хис-кичерешләре белән бүлеште коллективның җитәкчесе, Чапшар мәдәният йорты директоры Гүзәлия Вәлиева.

Фото: Гүзәлия Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әпипә Чапшар авыл клубы