Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чапшар кызлары матурлык ярата

Авыл клубында парикмахер-визажистлар мастер-класслар күрсәтте. 

Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Һөнәр сайлый белергә өйрәнү һәм аның киләчәк тормыштагы әһәмиятенә төшендерү, сайлаган һөнәргә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан һәм 2019 ел– Татарстанда эшче һөнәрләр елы уңаеннан, Чапшар авыл клубында “Яңа заманда – яңа һөнәрләр” дип исемләнгән әңгәмә һәм мастер-класс үтте. Бүгенге көндә бик актуаль булган, беркайчан да бетми торган һәнәр ияләре парикмахер-визажист Гөлгенә Гаязова һәм Айгөл Вәлиева белән очрашу, аларның күрсәткән мастер-класслары яшүсмер кызлар өчен бик кызыклы булды. Осталарның эшен карап,өйрәнеп, алар үзләре дә причёска ясап карадылар. Кыз бала һәрвакыт матурлыкка омтыла, димәк, бу һөнәр алар өчен тормышта бик кирәкле булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев