Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чапшарда авылдашларын хөрмәтләгәннәр. Кемнәрне?

28 апрель көнне Чапшар авыл клубында искиткеч матур, эчтәлекле кичә үтте.

Ул авылның олы ихтирамга лаек кешеләре - гомерләре буе икесе дә тыйнак кына хезмәтләре белән бөеклеккә ирешкән, гомерләрен балаларның күңел кырларына саф орлык чәчүгә багышлаган, бүгенге көндә дә берсе имам, берсе абыстай булып гомерләрен халыкка хезмәт күрсәтергә, белем бирергә багышлаган Мулланур абый һәм Халидә апаларны хөрмәтләүгә багышланган иде. Аларны котларга туганнары, хезмәттәшләре, укыткан укучылары, дуслары, мәчеттә укыткан шәкертләре бик зурлап килделәр. Кичә авыл үзешчәннәре һәм читтә яшәүче якташларның җыр-биюләре белән үрелеп барды. Авыл халкы һәм килгән кунаклар чиксез рәхмәтләрен белдерделәр.

Кичә турында тулырак "Хезмәт" газетасының алдагы саннарында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чапшар авылы