Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чапшарда хоккей уйнаганнар. Туп белән (+бик күп фото)

Чапшар авылы халкы үзенеӊ бердәмлеге, оешканлыгы, һәр җәмәгать эшен чын күӊелдән башкаруы белән аерылып тора.

Чапшарда күптән түгел авыл халкы зур бәйрәм ясады. Бәйрәм уңаеннан туплы  хоккей уены да оештырдылар. Әле алай гына да түгел, уха пешереп, самавырларда чәйләр кайнатып рәхәтләнеп бәйрәм иттеләр.

"Бик күңелле, рәхәт бәйрәм булды. Рәхмәт җирлегебез җитәкчеләренә һәм актив авылдашларыма", дип изге теләкләрен ирештерә клуб мөдире Гүзәлия Вәлиева.

Шунысын әйтергә кирәк, Чапшар халкының бердәмлеге, булсынга дип эшләүче, ялны -ялны белмәүче, иҗат  җанлы  Гүзәлия Вәлиеваның тырышылыгы белән алар таулар да күчерергә сәләтле. Бу буш сүзләр генә түгел. Ничә еллар көткән мәйданчык быел сафка баскач, авылның ир-егетләре бердәм булып, Котдус Вәлиев, Алмаз Әхкямов  җитәкчелегендә, буш вакытларында шугалак катыра. Инде боз әзер, бәйрәм ясыйбыз дигәндә генә көннәр җылытып, бераз кәефләрен дә кыра. Насыйп булгач, көннәр суыту белән чапшарлылар гөрләтеп бәйрәм итте. Чарада актив авылдашларга бүләкләр дә тапшырылды. Бу урында исә "Афәрин!" диясе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев