Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чапшарда өлкәннәрне зурлаганнар. Ничек? (+фото)

Чапшар авылында өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, хуҗалык эшләрендә ярдәм иткәннәр.

- Изгелек эшлә дә суга сал, ди безнең татар халкы. Без дә изгелек атнасы һәм Өлкәннәр көне уңаеннан, авылыбызның тыл ветераннарын һәм Чапшар клубында эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәребезне бәйрәм белән котладык.
Өлкәннәр көне уңаеннан уздырган Корбан ашы мәҗлесенә килә алмаган әбиләребезгә Корбан итеннән авыз иттереп, күчтәнәчләр белән чәй эчереп, өйләрен җыештырып, алар белән аралашып кайттык. Өлкән кешенең әздән дә күңеле була шул, әбиләребез күз яшьләрен сөртә-сөртә безгә изге теләкләрен теләп рәхмәт укыдылар, - ди Чапшар клубы мөдире Гүзәлия Вәлиева.

Аздан да күңел була, өлкәннәрнеке бигрәк тә. Чапшар өлкәннәре дә үзләрен онытмаганнарына бик куанган.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250