Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чапшарлыларның нинди хыялы чынга ашкан?

Мин бәхетле һәм рәхмәтле янәшәмдә шундый яхшы кешеләр, яраткан эшем, аңлый торган авылым халкы булганга.

Күптән көткән хыялыбыз тормышка ашты. Республика күләмендә «Иң яхшы клуб» («Лучшее клубное учреждение») конкурсында җиңеп откан грант акчасына яшьләргә, балаларга, халыкның ялын файдалы оештыру өчен кирәкле булган әйберләр җайлап кайта башлады. Мин бәхетле һәм рәхмәтле янәшәмдә шундый яхшы кешеләр, яраткан эшем, аңлый торган авылым халкы булганга. Рәхмәт җитәкчеләребезгә, дип сөенече белән уртаклаша Чапшар мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәлия Вәлиева.

Шушы уңайдан райондашларыбыз Гүзәлия ханымның тырыш хезмәтенә карата да соклануларын белдерәләр социаль челтәрләрдә:
“Гүзәлия молодец, тырышасың инде үзең дә. Әллә ниләр оештырасың, эшләгәнеңне күрә белсәләр күңел була инде ул. Туган авылыбызның халкы өчен иренмичә эшләгәнең өчен зур рәхмәт сиңа. Саулыгың нык булсын, авырмыйча яңадан-яңа үрләр яуларга язсын”. “Гүзәлия сеңлем, мин сиңа кодрәтемнән килсә ике грантны берьюлы бирер идем. Синең шулкадәр активлыгыңа шаккатам. Аллаһы Тәгалә сәламәтлек биреп, исән-имин авылдашлар белән бергә тату гына эшләргә язсын”.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чапшар авыл клубы