Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Чеберина-2021» - Безнең Балтач кызы!

Быел менә Әгерҗедә узганында безнең Балтач районы Кече Лызи авылы кызы Алина Калинина беренчелекне яулады.

З июль көнне Әгерҗе районының Варкләд-Бодья авылында Гырон быдтон бәйрәме республика күләмендә узды. Ул ел да республика югарылыгында удмуртлар яшәүче районнарның берсендә үтә. Удмурт халкының милли бәйрәмендә «Удмурт чибәре!», «Удмурт батыры!» дигән егетләрнең - кызларның уңганлыгын, зирәклеген, чибәрлеген, җыр-моң сөюен бәяли торган күркәм бәйге бар. Һәр елны уза ул бәйге. Быел менә Әгерҗедә узганында безнең Балтач районы Кече Лызи авылы кызы Алина Калинина беренчелекне яулады.

Алина Кече Лызи урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт мәдәният институтының документ эшләре алып бару бүлегендә белем ала. Икенче курс студенты. Җырларга-биергә ярата.

– Әлеге бәйгедә катнашырга мине авылыбызның мәдәният бүлеге сәнгать җитәкчесе Галина Петрова өндәде. Мин сәхнәгә чыгарга бик яратам, күңелем белән гел дә сәнгатькә тартылам. Тәкъдим булуга, әзерлек башланды. Көн дә клубта милли чыгыш ясарга өйрәндек, видеоролик эшләдек. Әлеге бәйге миңа бик ошады, биш кыз булдык, көндәшләремнең барысы да чын күңелдән ярышырлык дәрәҗәдә яхшы хәзерлекле иде, шуңа да җиңүем лаеклы рәвештә яуланды, күңелемә аеруча да хуш килде.

Республика чибәре Алинаны чын күңелдән котлап, алга таба да уңышлар телибез!

Фото: agryz-rt.ru


Сүз уңаеннан, 2018 елда республика күләнмендәге Гырон быдтон бәйрәме Балтачта узды, анда Удмурт чибәре булып Әгерҗе районыннан Варкләд-Бодьядан Алина Пислегова танылган иде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матурлар, жаль бездэн еракта булган. Удмурдларнын биюлэрен, жырларын яратам, аннамасам да.

    Теги: Чеберина Удмурт чибәре