Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чепья балалар китапханәсенә йөрүче укучылар музейларда сәяхәттә...

Үз тарихын оныткан халыкның киләчәге юк, диләр. Без тирән тарихлы, нык нигезле төбәктә яшибез.

Туган җирнең үткәнен, киләчәккә карашын, тарихта эз калдырган һәм бүгенге җиңүләребезгә өлеш керткән күренекле шәхесләребез турында без бары тик музей залларыннан гына ала алабыз. Музей яшь буын өчен чын мәгънәсендә тәрбия үзәге дә. Шуны истә тотып Чепья балалар китапханәсенә йөрүче беренче сыйныф укучылары белән авылдагы "Халыклар дуслыгы" һәм Карадуган авылындагы "М.Җәлил" һәм "Себер тракты" музейларына сәяхәт кылдык.
Бу сәяхәтләр республикабызның "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында оештырылды. Балаларда аеруча борынгы көнкүреш әйберләре, сугыш кырыннан кайткан экспонатлар, табигать залында җәнлекләр кызыксындыру уятты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250