Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чепья мәктәбе укучылары яза...

"Интернет һәм мин" Компьютер алганнан бирле, Эшләр китте уңайга. Мәктәп тормышы да шулай Салынды бит бер җайга. Көндәлек тә язасы юк, Юк китап та укыйсы. Дәрескә кирәк әйберне Интернеттан "чукыйсы". Өлкәннәрнең үз эшенә Вакыты да күп тия. Нәрсә сорасам да, әни, Интернеттан тап,дия. Дуслар кирәк булганда да, Контактта утырам. Сөйләшәсе...

"Интернет һәм мин"
Компьютер алганнан бирле,
Эшләр китте уңайга.
Мәктәп тормышы да шулай
Салынды бит бер җайга.
Көндәлек тә язасы юк,
Юк китап та укыйсы.
Дәрескә кирәк әйберне
Интернеттан "чукыйсы".
Өлкәннәрнең үз эшенә
Вакыты да күп тия.
Нәрсә сорасам да, әни,
Интернеттан тап,дия.
Дуслар кирәк булганда да,
Контактта утырам.
Сөйләшәсе булган сүзне
Шунда язып тутырам.
Интернетсыз яшәп булмый,
Интернет белән рәхәт.
Компьютерны уйлап тапкан
Абыйларга зур рәхмәт.
"Әни киңәше".
Компьютерга утырсам,
Әни мине орыша.
Интернетта озак итеп
Ул утырмаска куша.
Минем өчен кайгырта
Бетерәсең дип,күзең.
Компьютерның зыянын
Аңламыйсың,дип,үзең.
Тиз генә китә алмыйм
Компьютерга утырсам.
Дәрес әзерлисе дә
Бар икәнен онытам.
Компьютерда уен уйнап,
Вакыт та бик тиз үтә.
Әдәби китаплар да
Укылмый мине көтә.
Әнинең дөрес киңәшен
Аңладым инде хәзер.
Компьютерда вакытлыча
Утырырга мин әзер.
"Сихри матурлык"
Урманнарның сихри матурлыгы
Һәр кешегә сихәт өләшә.
Урмандагы һәрбер җан иясе
Аның яшәеше өчен көрәшә.
Кырмыскалар ничек тырышып эшли,
Карап торулары күңелле.
Һәрбер агач,һәрбер яшел үлән
Сафландыра безнең күңелне.
Урманнарның ничек кирәклеген
Аңлыйлардыр анда булганнар.
Урманнарны безгә саклау кирәк,
Бер кеше дә читтә калмасын.
Табигатьтән башка яшәү авыр,
Һәммәбез дә шуны аңласын.
4 нче сыйныф укучысы Әсхәдуллина Наилә шигырьләре
Чепья урта мәктәбе укучыларының шигырьләрен татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Алисә туплады.
Фото: http://runet.fom.ru/SMI-i-internet/11567

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250