Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чепьялылар иҗат бәйгесе концертын Арбор авылы тамашачыларына да тәкъдим иткән (+фоторепортаж)

Чепья авыл җирлегенә караган авылларның үзешчәннәре "Хезмәтем һәм җыр-моңнарым сиңа, Балтачым, багышлана!" иҗат бәйгесенә бу юлы да зурдан кубып әзерләнделәр.

Конкурс шартлары буенча иртән авыл уртасында ярминкә гөрләде, концерт алдыннан халык мәдәният йорты фойесында кул эшләре күргәзмәсе, җирлекнең яшәеше хакында стендлар белән танышты, үлән чәйләреннән авыз итте, халык ашлары күргәзмәсеннән тәм-том сатып алды. Концертта авыл җирлегенең үзенчәлеге булган халыклар дуслыгы зур чагылыш тапты, жанрларның күплеге баетты, киемнәрнең җетелеге нур өстенә нур булды, тематик презентация тагын да тулыландырды. Тамаша залындагы халыкның күплеге, һәр чыгышны алкышлавын зур бәя дип кабул итәргә була. Икенче көнне концерт Арбор авылы тамашачыларына да тәкъдим ителде.
baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250