Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чепьялылар "Табылдык" тапканнар (видео)

Районыбыз үзешчәннәре бу кышкы сезонда авыл халкын спектакльләр белән кинәндерә. Әле теге авылда, әле бу авылда шуны куйганнар дигән сүзләр йөри.

Безнең Чепья авылы да читтә калмады. Калырлыкмыни, хәзер бит бездә махсус белемле яшь белгеч эшли башлады. Башка авыллардан аермалы буларак әле безнең як сәхнәләрендә куелмаган, китапларда басылмаган әсәр сәхнәләштерәсе килде үзешчәннәрнең. Эзли торгач табылды - "Табылдык".

Быел көз көне Тәрхән авылың бердәнбер кешесе вафат булгач минем күңелем бик әрнегән иде. Бер кешесе булса да авыл яши иде әле, ә хәзер авыл юк. Бер уйласаң, шул гади бер авыл кешесе авылны яшәтеп торган бит!

Без сайлаган спектакль дә нәкъ менә шул хакта булды. Дүрт карчык, бер бабай гомер иткән, почтальоннан башка беркем аяк басмаган авылда кунакка кайткан онык капчык таба. Капчыкка "табылдык" дип исем дә кушалар. Капчыкта ни бар, табылдыкның авылга берәр файдасы-зыяны булырмы, бу хакта беләсегез килсә, Рәмзия Хөсәенованың "Табылдык" спектаклен карарга ашыгыгыз. Бу араларда якын-тирә авылларда спекткальне күрсәтү планлаштырыла. Спектакльне сәхнәгә Р.Әүхәдиев куйды, рольләрне З.Зиатдинова, В.Әхмәтҗанова, Г.Животникова, Ә.Сәләхова, Е.Михайлова, В.Нәбиуллина, К.Шәйхетдинов, Ә.Рәхмәтулина, Р.Әүхәдиев башкардылар.

Авыл халкы үзешчәннәрнең уенын бик җылы кабул итте, уйланып та, көлеп тә кинәнде тамашачы.

 

Гөлсинә Животникова,
Чепья авылы.

 

Видео: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр