Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чибәр, сылу бер кыз булып сакланасың күңелдә

Кенә урта мәктәбендә бергә укыган, бүгенге көндә Балтачта яшәүче классташым Резеда Гыйләҗеваның гомер бәйрәме уңаеннан теләнгән изге теләкләрем шигъри тәлгәшләрдә.

Мөмкин түгел моны белми калу,
Хәтта мин дә белдем, белмичә.
Белгәч инде йөрәк түзәме соң,
Классташка шигырь бирмичә?

"Тугызынчы" класска дип,
Кенәгә укырга килдем.
Сине беренче күргәндә,
Укытучы дип белдем.

Алар кебек без килгәнне
Син карап торыр идең.
Алар кебек сабыр, тыйнак,
Аз гына горур идең.

"Килеп җиттегезме"- диеп,
Гел каршы ала идең.
Дәрестән качканда көлеп,
Озатып кала идең.

Әйткәч әйтеп бетерәмен,
Гаеп тапма бу сүздән.
Без дә дәрестән күп качтык,
Син дә күп көлдең бездән.

Серле күзләрең тутырып,
Гел тордың дустым, көлеп.
Синдәй сылу кыз янында
Мин идем малай кебек.

Синең караштан оялып,
Мин читкә китә идем.
Үзенгә сиздерми генә
Сокланып үтә идем.

Серле иде синең күзләр,
Үзләре көлә иде.
Сиңа сокланып карагач,
Укыйсы килә иде.

Үзеңнең нинди икәнне
Син үзең белми идең.
Укыганда, классташым,
Менә син нинди идең.

Күптән инде сине күргәнем юк,
Шундыйдырсың әле бүген дә.
Шундый чибәр, сылу бер кыз булып,
Сакланасың минем күңелдә.

Акыллы да, тырыш та инде үзең,
Тәртипле һәм бик тә тәүфыйклы.
Елмаюлы карашларың белән
Гашыйк иттең ахры Тәүфыйкны.

Тәүфыйгың да яшь чагында
Чибәр егет булгандыр.
Безнең горур кызны сайлап,
Ялгышмаган, уңгандыр.

Ике тырыш бергәләшеп,
Тату гаилә кордылар.
Бу гаиләне мин дә беләм,
Күпләргә үрнәк алар.

Ул вакытлардан соң инде
Ничә ай, еллар үткән.
Минем классташымның да
Юбилей көне җиткән.

Һич тә ышанасы килми
Гомер бит бик тиз үткән.
Кайчан гына япь-яшь идек,
Инде 55 җиткән.

Яшь чагыбыздагы кебек
Шаярыйк, уйныйк, көлик.
Үзебезнең яшебезне
Тик икәү генә белик.

Бәхет килсен көзен алтын яфрак,
Ә кышларын ап-ак кар булып.
Яшә дустым, сөйгән ярың белән
Озак еллар матур пар булып.

Бәхет килсен җәен җылы яңгыр,
Ә язларын булып ак чәчәк.
Тигезлектән Ходай аермасын,
Телим сезгә матур киләчәк


Барлык классташлар исеменнән шушы матур бәйрәмең белән котлап, сиңа иң изге теләкләр юллый Тәбрис Фәхретдинов.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250