Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чиләк чиләк кар ташыдык (+фото)

Яңа елга аяк баскан көннән үзәктәге паркның чарасыз торганы юк. Биредә көн дә күмәк уеннар, дәртле музыка һәм җыр-биюләр гөрли.

Өч көн рәттән район сәнгать мәктәбе, "Факел" яшүсмерләр клубы һәм район социаль яклау бүлеге тарафыннан күңелле стартлар үткәрелде. Кыш бабай белән Кар кызы да катнашкан сәнгать мәктәбе чарасында балалар шигырьләр сөйләп, җырлар башкарып бүләкләр алуга иреште, төрле халык көйләренә рәхәтләнеп биеделәр.

"Факел"лылар исә чиләк чиләк кар ташытты, әлбәттә, кечкенә чиләкләр белән, балаларның җитезлеген сынап кына. Кыңгырау чыңлату да читтә калмады, күмәк фотога төшү дә бик күңелле булды малайлар һәм кызлар өчен. Социаль яклау бүлегенә ярдәмгә себеркегә кадәр килде, тик әти-әни һәм балалар аны да бик оста файдаланды. Көн дә кич үткәрелүче әле чараларга инде ияләшеп беттек. Рәхмәт оештыручыларга, рәхәтләнеп ял итәсе урында алар башкаларның кәефен күтәрә.
 

Фото:МБУ ПК "Факел"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үзәк чыршы