Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чулпан дусларын җыйды

Язмыш үзен кечкенәдән үк коляскага беркеткән Чулпан Габделганиеваны районыбызда гына түгел, республикабызда да белмәүче кеше бик сирәктер. Күптән түгел ул Норма мәдәният йортына үзенең дусларын җыйды.

Сәхнәдә чишмә чылтырый. Шигырь чишмәсе... Чулпан авылдаш егете Хәбир Кәбиров белән талгын гына музыка астында үзенең «Мәхәббәтнең төсен эзлим» китабына кергән саф, керсез күңеленнән ургылып чыккан шигырь тәлгәшләрен тамашачыларга ирештерә. «Дуслар җыелган җирдә» дип исемләнгән концертта Чулпан шигырьләренә җырлар тудыручы иҗат төркеме белән дә таныштык. Сәхнәдә җыр яңгырый: «Котлап сине туган көнеңдә... Җыелыштык, әни түреңә... Син яраткан бүләк булсын дип, Ак мамык шәл яптык иңеңә» - бу җырны гаҗәеп зур профессиональ осталык белән район мәдәният үзәге методисты Айсылу Әсәдуллина башкарды. Чулпанның әлеге шигыренә көйне Карадуган егете Фидаил Хәйруллин иҗат иткән, ә Айзат Шәйхелмәрдәнов аны аранжировкалап, баянда яңгыратты. Чулпанның икенче, «Сөюем ялкынында» исемле шигырен җырга әверелдереп, сәхнәдә Айзат баяны «астында» яңгыратучы да Карадуган Фидаиле булды...
Ерак араларны якынайтып, Нөнәгәрдән кадәр килеп чыгыш ясаган күпкырлы талант иясе, автор һәм башкаручы Наил Фәсыйхов һәм республикабызның танылган җырчысы Фидаил Зарипов үзләренә карата соклану, хөрмәт казандылар. Фидаил Чулпанга иҗатына соклануын һәм рәхмәтен белдереп, чәчәкләр бүләк итте. Тамашачыларга Рәзинә Төхфәтуллина, М. Миңнемуллина, ПХафизова һәм Ф.Әүхәдиевлар да үзләренең җырга-моңга осталыкларын күрсәттеләр. Районыбыз шагыйрәсе Мәгъмүрә Хөрмәтуллинаның сәхнәгә күтәрелеп, үзенең шигырьләрен тәкъдим итүе, Чулпанның күңеленә хуш килгәндер. Александр Волковның удмурт җырлары, безнең «чабатаны» хәтерләткән удмурт биюе тамашачы тарафыннан җылы кабул ителде. Норма мәктәбе кызлары Гөлназ һәм Алинә дә бәйрәм барышында үзләренең берсеннән-берсе матур биюләре белән сөендерделәр. Чулпанның якын дуслары - авылдашлары, Норма, Кариле егетләре Рамил, Алмаз һәм Ильмир башкаруындагы җырлар да һәркемнең күңеленә хуш килде.
Кичәне Асия Шәрипова гаҗәеп оешкан төстә алып барды. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина тирән, бай эчтәлекле кичәне оештыруга көчләре кергән мәдәният хезмәткәрләренә, Чулпанга, барлык чыгыш ясаучыларга соклануын белдерде. Концерт-бәйрәм искиткеч бай эчтәлекле, югары дәрәҗәдә булды. Бу кичәне алып баручы районыбызның физик мөмкинлекләре чикләнгән артистларыбызның чыгышларын, аларның фикердәшләре, иҗатташ дусларыныкы белән бәйләп, чиратлаштырып алып барабыз дисә дә, инвалидларның, башкаларның чыгышын карагач, шундый фикергә килдем: сәхнә өлкәсендә берсен дә мөмкинлекләре чикләнгән дип әйтеп булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250