Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чутай балалары Яңа ел бәйрәмен гөрләткән (+фото)

2 сәгать дәвамында барган бу театральләштерелгән тамаша искиткеч күңелле булды.

5 январь көнне Чутай мәдәният йортында балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде. 2 сәгать дәвамында барган бу театральләштерелгән тамаша искиткеч күңелле булды. Бәйрәмгә балалар, әти-әниләр, әбиләр һәм бәбиләр җыйналган иде. Һәркемнең әзерләгән чыгышы бар. Бар да Кыш бабай тирәсендә кайный, чыгыш ясарга чират көтә. Йөри алмаганнар әнисе алдында утырып сөйли. Костюмнарның күп булуы, Кыш бабай белән Кар кызының алып барулары, Убырлы карчыкның кәмитләре ямь өстенә ямь булды. Бәйрәмгә килгән беркем дә бүләксез калмады. Авылыбыз өләннәре дә балалардай куанып күңелләре булып, рәхмәт хисләре белдереп таралыштылар, дип хәбәр итәләр Чутай авылыннан.

 

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел