Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чутай Сабан туеның даны еракларга тарала

Сабантуйның иң матуры, күркәме туган авылда узганыдыр, әлбәттә. Ел саен Чутай Сабан туена шатланып кайтам, туганнарым белән күрешәм, сабакташлар һәм танышлар белән очрашам.

Быел да авылым бәйрәме искиткеч матур, уен-көлкеле, җор бәйрәм булып күңелдә калыр. Сабантуйның шәплеге алып баручылардан һәм халыкның активлыгыннан тора. Ильмир Ялалов белән Садыков Рафис әфәнде осталарның остасы инде, сүзгә кесәгә керә торганнар түгел. Ә халык уеннарда катнаша, бүләкләр яхшы, мәйдан гөрләп тора. Гөрләтүчеләрнең иң көчлеләре "Казан егетләре".

Ат чабышында үз төркемендә бер кыз бала беренче килде! Капчыкка парлап кереп узышуда күрше авыл гаиләсенә тиңнәр булмады. Тау өстендә парашюттан очучыларны бәйрәм буена күзәтеп утырды халык. Тагын бер яңалык - бәйрәм беткәндә балалар капчыкка чүп җыю ярышына керәләр. Аннан да бүләк алып чыктылар.

Чутай Сабан туеның данын еракларга таратуда хуҗалык рәисе Фердинанд Нургаян улының көче, хезмәте, оештыру сәләте бәһасез.


Гөлсинә Животникова
Чепья авылы

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чутай авылы сабантуй Сабантуй 2021