Чутайда хәйрия концерты узды
10 ноябрь көнне Чутай мәдәният йортында "Йөрәктән - йөрәккә" дип исемләнгән хәйрия концерты булды
Әле күптән түгел Халыкара бердәмлек көнен бәйрәм иткән идек. 10 ноябрь көнне Чутай мәдәният йортында халкыбызның бердәмлеген ачык чагылдырган, Комзавод, Нөнәгәр, Чутай халкын бергә туплаган "Йөрәктән - йөрәккә" дип исемләнгән хәйрия концерты булды.
3 авыл үзешчәннәре катнашкан концерт программасына номерлар өстәлә барды. Үз теләкләре белән Чепьядан кадәр килеп чыгыш ясаган үзешчәннәрне тамашачылар көчле алкышларга күмде.
Бу чарада катнашучы һәркемнең теләге изге иде. Ничек кенә булса да Лотфуллина Лилиягә ярдәм итәргә. Безнең теләкләребез, ярдәмнәребез йөрәктән йөрәккә тапшырылып Лилиягә барып ирешер, ул тизрәк савыгып мәктәпкә килер дигән өмет белән балалар, тамашачылар өйләргә таралышты.
Рәсми Балтач
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев