Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чутайлылар "Балачак иле"нә сәяхәт кылган

Туган ягыбызга, аның гүзәл табигатенә, балачак иленә багышланган, 2 сәгатьтән артык дәвам иткән концертны тамашачыларыбыз бик җылы кабул итте, көчле алкышларга күмде.

13 апрель көнне Чутай мәдәният йортында Чутай мәктәп - бакча комплексының "Балачак иле" дип исемләнгән иҗат отчеты концерты булды. Туган ягыбызга, аның гүзәл табигатенә, балачак иленә багышланган, 2 сәгатьтән артык дәвам иткән концертны тамашачыларыбыз бик җылы кабул итте, көчле алкышларга күмде.

Балаларның балачак илендә башкарган шаян биюләре, шат җырлары беркемне дә битараф калдырмады, һәр тамашачы үзенең балачагына кайтып килде. Мәдәният йорты директоры, "Кызыл юл" кооперативы председателе балаларга, аларны әзерләгән тәрбиячеләргә, укытучыларга. әти-әниләргә олы рәхмәтләрен җиткергәннән соң нәни артистлар кооперативның саллы гына бүләген кабул иттеләр. Ай буе шушы концерт мәшәкатьләре белән яшәгән авыл халкы күңелле ял итеп чыгышлардан канәгать булып өйләренә таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы чутайлылар

    Теги: концерт