Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чыгарылыш укучыларыбыз Сабантуйда

Сүзебез үзебезнең чыгарылыш сыйныф укучыларыбыз турында. Быел Көшкәтбаш башлангыч мәктәбен өч егет- Фатыйхов Ислам, Гафетдинов Рөстәм, Төхфәтуллин Айназлар тәмамлады. Алар киләсе елдан укуларын күрше авыл мәктәпләрендә дәвам итәчәкләр.

- Яз җитүгә авыл хезмәтчәннәре чәчүгә чыгалар, әмма кемнәрдәдер бу вакытта чып-чын урак өсте. Сүзебез үзебезнең чыгарылыш сыйныф укучыларыбыз турында. Быел Көшкәтбаш башлангыч мәктәбен өч егет- Фатыйхов Ислам, Гафетдинов Рөстәм, Төхфәтуллин Айназлар тәмамлады. Алар киләсе елдан укуларын күрше авыл мәктәпләрендә дәвам итәчәкләр.

- Шулай ук күрше авыл мәктәбенә йөреп укучы чыгарылыш сыйныф укучыларыбыз бар. 9 нчы сыйныфны быел 4 укучы Гильманов Илшат, Гильманова Гөлшат, , Төхфәтуллина Гүзәл, Әүхадиев Ришат тәмамласа, 11 сыйныфны – безнең горурлыгыбыз булган, республика күләм олимпиада призеры һәм район күләмендә уздырылган бик күп фән олимпиадаларының җиңүчесе Галиахметов Айрат тәмамлый.

- Чыгарылыш сыйныф укучыларының ныклы кулларына тотынып быел мәктәпкә керәчәк сабыйларыбыз атлый. Фазылҗанова Рамилә, Хайруллина Илсинә, Садыйкова Сөмбел, Гарифуллин Данияр, Сибагатуллин Адел.

- Кадерле балалар, сезне яңа тормыш бусагасына атлавыгыз белән котлыйбыз. Киләчәк юлларыгыз якты һәм матур булсын.
- Чыгарлыш сыйныф укучыларының да имтиханнарны уңышлы биреп, теләгән уку йортларына керүләрен,киләчәктә кулларына үзләре теләгән һөнәр алуларын телибез.
 

Фото: Назлыгөл Нәкыйпова

ШАТ-Көшкәтбаш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй