Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Чынгыз Айтматов Бөрбашка үзе кайта алмады, бәлки туганнары кайчанда булса кайтырлар»

1928 елның 12 декабрьдә ерак Шекер дигән кыргыз авылында Чынгыз исемле малай дөньяга аваз сала. Әтисе Төрекүл Айтматов, кыргызлар арсында беренче коммунистлардан санала.

Чынгызның әнисе, Нәгыймә Гәбделвәлиева, шул якларда хәйран уңышлы сәүдәгәрлек иткән татар бае Хәмзә Габделвәлиев кызы. Нәкъ менә Чынгызның әнисе татар һәм кыргыз милләтләре арасында күпер салучы, ике телдә, кыргыз һәм рус телләрендә классик әсәрләр иҗат итүче язучыны тапкан, баккан кеше. 1938 елда Төрекүл Айтматов репрессия корбаны була. Чынгыз әнисе белән Каракул шәһәрендә, бабасы Хәмзә йортында 2 елдан артык тәрбияләнә.
Соңыннан, дөньякүләм мәшһур язучы булгач, Чынгыз Айтматов барлык кичерешләрен, халыкның һәм аерым шәхесләрнең аянычлы язмышын үзенең әсәрләрендә сүрәтли. Ул гомере буе татар халкына олы хөрмәтле булуын яшерми, әнисенә булган олы хисләрен саклый.
2008 елның яз ахырында Чынгыз Төрекүл улы Нобель премиясенә тәкъдим ителергә тиеш була. Май аенда Казанга кайткач, ул, әнисе ягыннан ерак бабалары яшәгән Кукмара районы Мәчкәрә авылына кайтырга җыена, Балтач районы Бөрбаш авылы кешеләре дә аны түземсезлек белән көтә Әмма ... 16 майда көтелмәгән авыру аны Казанда аяктан ега, Германия шифаханәсенә озату да көткән нәтиҗә бирми. 10 июнь көнне язучының йөрәге тибүдән туктый.
Ни өчен бу якларга кайтачак әдипнең беренче тукталышы Бөрбаш авылында булыр, дип көтелгән?! Ә сәбап гади - бөек әдипнең әнисе ягыннан билгеле булган ерак бабасы нәкъ Бөрбаштан икән бит. Бөрбашлылар зиратта 1675 елда җирләнгән, тормыш җебе Чынгыз Айтматовка барып тоташкан, Туктаргали бабайның кабер ташын кадерләп саклыйлар. Туктаргалинең 2 улы, Бөрбаш авылыннан күчеп китеп, данлыклы Мәчкәрә авылына нигез салучылар булып тора.
Бүген Бөрбаш авылында яшәүче 80ләп гаиләнең җеп башы Туктаргали бабайга барып тоташа, алар 9 нчы һәм 10 нчы буын булып гомер кичерәләр. Барыбызга да яхшы таныш Җәлил хәзрәт тә шушы нәселдән. Ул, бүген яңа ачылган мәктәптә авыл музеен булдыру фикере белән янып йөри. Ә җыелган истәлекләр, экспонатлар бихисап. «Чынгыз Айтматов Бөрбашка үзе кайта алмады, бәлки туганнары кайчанда булса кайтырлар, әдипнең тамырларын барларлар», дигән өмет Җәлил хәзрәтне яңа эзләнүләренә этәргеч бирә. Уңышлар аңа юлдаш булсын!
Фото: http://rulit.org/board/39/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250