Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чәйләре тәмле, самоварлары зур (+фото)

Узган атнада район мәдәният үзәгендә сезон ачылышы уңаеннан, “Мәңге яшә сәхнә дигән тәхет” дип исемләнгән театраль-концерт булды.

Тамашачы иң элек самоварлар  күргəзмəсен тамаша кылды. Без әлеге күргәзмәдә иң беренче ясалган самоварны һəм иң зур самоварны күрүгə ирештек. Баксаң, иң беренче самовар 1850 елда ясалган. Иң зур самовар Жəлил хəзрəтнеке икән, туган елы – 1977.Һəр килгəн тамашачыны тəмле кайнар чəйлəр белән сыйладылар. Тамашачы бик канәгать калды, алкышларны жәлләмәделәр. Соңыннан тәбрикәү сүзе белән сәхнәгә күтәрелгән район башкарма комитеты җитәкчесе  Рамил Шакиров: “Чын артистлардан ким түгел, әле артык та, булдырдыгыз, егет-кызлар. Кайнар чәйләр белән сыйлап, чын бәйрәм ясадыгыз бүген халыкка”, дип мактады.

Роза Шакирова

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев