Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чын остаз шундый буладыр ул

Мине #Әдәбимарафонга якташым, хезмәттәшем Нәфисә апа Антонова "алып килде".

Яз көне очраклы гына аның вк дагы битендә әлеге яңалыкка юлыгып үзем дә шушы агымга кушылдым. Бу юлы да көтеп алып бергә катнаштык без аның белән. #Әдәбимарафонның йомгаклау чарасы көнне дә көнебезне бергә үткәрдек.

Ул хәзер лаеклы ялдагы укытучы... әмма һәрнәрсәдән хәбәрдәр, бар нәрсә белән кызыксынучы, бернәрсәгә дә иренмәүче әлеге ханым белән аралашуы рәхәт. Ашыкмый, кабаланмый, һәр сүзен үлчәп сөйли... Чәй эчкән арада гына да, миңа, укытучы буларак әллә ничә киңәш биреп өлгерде... юк, ул аларны син шулай ит, болай ит дип әйтми... ә сүз арасында гына кыстырып сөйли... башың эшләсә эләктереп алуны үзеңә калдыра... чын остаз шундый буладыр ул! Бик матур тәэсирләр белән бер сумка китап төяп кайттык без. Чираттагы марафонга әсәрдән өзекне дә кайчан куячагыбызны сөйләшеп куйдык. Онытылмас көн өчен зур рәхмәт сиңа, Нәфисә апа, киләчәктә тагын шулай очрашырга язсын!

Лилия Гарифуллина.

Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әдәби марафон