Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Данир Сабировның концерты узган залны кем шартлатмакчы булган?

Казандагы "УНИКС" залыннан тамашачыларны эвакуцияләгәннәр, анда саперлар эшләгән.

- Бер дошманымдыр инде. "УНИКС"та шартлаткыч куйдык, дип шалтыратканнар. Телефоны хәзер „недоступен“.

Бөтен халыкны чыгардылар. Фотога төшәбез. Концерт барыбер булачак. Саперлар үз эшләрен бетергәч керәчәкбез. Гафу үтенәм көтелмәгән хәл килеп чыкканга», — дип социаль челтәрләр аша тамашачыларына мөрәҗәгать итә җырчы һәм юмор остасы.

Бу артистларның да эше куркынычы инде, меңәрләгән тамашачы утырган залга кем генә үтеп кермәс?!.. Кайберләре, артык билгелеләре сәхнәгә бронежилет киеп чыкса да таманга туры килмәс микән?, дип яза Кызыл таң.

"Нәрсә эшләтәсең, шундый хәлләр дә булгалый ?
Тамашачым! Барлык кыенлыклар өчен гафу үтенәм!
Концерт шул ук состав белән дәвам итә. Тугры булганыгыз өчен рәхмәт!" дип язган инстаргарм аккаунтында Данир Сабиров.

 

 

Вакыйга урынында булган якташыбыз Ландыш Гарифуллина үзенең кичерешләре белән уртаклашып инстаграмында "чынлыкта, куркыныч" дип язган, менә нинди видеоязма урнаштырган.

 

Ландыш Гарифуллина видеосы

 

Фото: instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: теракт Данир Сабиров