Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Әдәби җомга» Энҗе Закирова иҗатын яктыртты

«Энҗе бөртекләре» дип исемләнгән әдәби кичәбез Яңгул авылында гомер итүче якташ шагыйрә Энҗе Закирова иҗатына багышланды.

Халыкның рухи дөньясының көзгесе булган тел - буыннан-буынга күчә барган кыйммәтле мирас ул. 2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Балтач Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре әлеге ел кысаларында уздырылган тел күптөрлелеген саклауга юнәлдерелгән проектлар һәм чаралар яктырткан Грант отып, «От чистого истока» проекты белән эшли башладылар.

Бу проектның максаты - якташ язучыларның иҗатын үсеп килүче буын арасында популярлаштыру һәм пропагандалау, районның әдәби дөньясын барлык катлам укучыларга җиткерү. Һәр атнаның җомга көнендә «Әдәби җомга» тукталышы - китап укучыларны төрле әдәби очрашулар дөньясына алып керәчәк, айга бер тапкыр «Әдәби кафе» әдәбият сөючеләребезне үз мохитенә дәшәчәк.

10 декабрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә «Энҗе бөртекләре» дип исемләнгән әдәби кичә узды. Әлеге чара Яңгул авылында гомер итүче якташ шагыйрә Энҗе Закирова иҗатына багышланган иде. Чарада катнашкан Балтач урта мәктәбенең 3 б сыйныфы укучылары кичәнең башлам өлешендә балалар өчен шигъри җыентыклары басылган якташ шагыйрьләр иҗаты турында мәгълүмат алдылар.

Кичәдә Энҗе Закированың тормыш юлы, иҗаты белән таныштырылды. Укучылар Энҗе ханымның балалар өчен язылган шаян шигырьләреннән эшләнгән слайдлар буенча кызыклы биремнәр үтәделәр, берсеннән-берсе матур, мәгънәле шигырьләрне укыдылар.

Фәнзия Төхвәтуллина

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китапханә Энҗе Закирова Әдәби кафе