Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әдәби әсәрнеӊ төп герое – Бөрбаштан

Күптән түгел Казанныӊ «Идел-пресс» нәшриятында Гөлсинә Наил кызы Галимуллинаныӊ «Алтын ачкыч» дип исемләнгән повесте басылып чыкты. Әдәби әсәрнеӊ төп герое - Бөрбаш авылыннан Татарстан, Россия күләмендә күренекле шәхес, дин белгече Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Геройныӊ балачагы, мәктәп еллары, ислам диненеӊ буыннан-буынга әби-бабайларыбыз аша кадерләп тапшырылуы, тормышныӊ төрле күренешләргә дин белгеченеӊ карашы - болар барысы да бу китапта урын алган. Авторнын үзенә килгәндә, ул Саба районнан, Эзмә авылында туып үскән. «Саба таӊнары» газетасында бүлек мөдире булып эшләгән, хәзерге вакытта тулысынча иҗат белән шөгелләнә. Аныӊ «Мәхәббәт аланы», «Ак бураннар аша», «Күгәрчен оя корганда», «Томанлы төн», «Кара миләш тәме», «Ефәк яулык», «Җиләкле тау сере» повестьлары китап сөючеләр тарафынан яратып укыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250