Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

#Әдәбимарафон кайтавазы...

V нче Рәсәйкүләм әдәби марафонның йомгаклау чарасында мөхтәрәм язучыбыз Марсель Галиев кулыннан II дәрәҗә диплом алып кайттым.

Үземне белә башлаганнан бирле укыган китапларым, әдәбиятны яратуым өчен бүләк бу. Әле өстәмәсе дә бар - "Идел" журналына ярты еллык подписка! Матур әдәбият яратучыларны шушылай туплап, бергә очраштырып, язучылар белән аралашырга мөмкинлек биргән шәхесләребез алдында баш иеп рәхмәт әйтәм. Ничә еллар хыялымда йөрткән очрашу- мин Нәбирә апа белән кара- каршы сөйләшеп утырам, әсәрләре өчен рәхмәт әйтәм, ә ул мине мактый... кәләпүшең килешә ди...бу бит бәхет! Гөлнур апа Айзат белән Бауман урамында ук кочаклашып күрештек... аның кулыннан да бүләк- китап алу бәхете тиде... кыскасы онытылмаслык көн... рәхмәт сиңа, Әдәби марафон! Чираттагысы гыйнварда... әзерләнә торыгыз... бу юлы сезне дә ияртәм... сезне дә бәхетле итәсем килә...

P.S. ул көнне иртәнге якта төш керде, тиз генә инешкә тәлинкә тыгып ике тәлинкә балык тотып алдым, балыклары чистарткан да иде әле... бу төшне оныткан идем инде. Юлда автобуста кайтканда кылт итеп искә килеп төште... икенче урынны аңлаткан икән бит... төшләрен күр син, ә...

Лилия Гарифуллина,
Көшкәтбаш авылы.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әдәби марафон