Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әдел һәм Дилә "Тел ачкычлары" бәйгесендә бүләкләнде

1июнь көнне Казан шәһәрендә мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында тәрбияләнүче балалар арасында 6нчы тапкыр узучы "Тел ачкычлары" регионара бәйгесенең буләкләү тантанасы узды.

Бу бәйгегә барлыгы 111 эш кабул ителгән, тик шуның 19ы гына финалга үтә алган. Шулар арасында икесе безнең районнан.

Шеңшеңәр балалар бакчасыннан Әдел Фатихов дипломант булып танылды (тәрбиячесе - Мөхәммәдиева Гөлүсә Габидулла кызы), Карадуган балалар бакчасыннан Дилә Хисамова 2 урынга лаек булды (тәрбиячесе Нигъмәтуллина Раушания Фаил кызы, Васильева Илһамия Таһир кызы). Аларны татар хатын-кызлары "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова тәбрикләп, бүләкләр тапшырды.

Әдел Фатихов һәм Дилә Хисамованы әлеге җиңүләре белән ихластан котлап, алга таба да уңышлар теләп калабыз.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тел ачкычлары